Татарстан районара табигать саклау прокуратурасы прокуроры Айрат Низамиев «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ булды

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Узган атнада Татарстан районара табигать саклау прокуратурасы прокуроры Айрат Низамиев «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ уку процессын оештыру белән танышты.

Айрат Низамиев кабинетларны, лабораторияләрне, көллият китапханәсен һәм музеен карады, шулай ук студентлар белән аралашты.

Аерым алганда, прокурорга хәзерге вакытта көллияттә 300 дән артык кешенең белем алуы турында сөйләделәр. Уку түбәндәге юнәлешләр буенча алып барыла: урман һәм урман-парк хуҗалыгы, бакча-парк һәм ландшафт төзелеше, икътисад һәм бухгалтерлык исәбе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International