«Эковики» платформасында «Урман волонтерлары мәктәбе» онлайн-курсы уздырыла. Аңа әлеге сылтама буенча кушылырга мөмкин: https://ecowiki.ru/courses/onlajn-kurs-shkola-lesnyh-volonterov/.
Онлайн-курста катнашучыларны урманнарны торгызу, урман янгыннарын сүндерү, урман фонды территориясен төзекләндерү буенча тармакның әйдәүче экспертларыннан дәресләр көтә.
Курс ун модульдән тора. Аның максаты – киләчәктә региональ волонтерлык отрядларын булдырачак һәм урманчыларга һәм янгын сүндерүчеләргә урман территорияләрен сакларга ярдәм итәчәк алдынгыларны әзерләү.