Кәләй урманчылыгы җитәкче-урманчысы Дамир Миндрахманов Урман-Кәләй урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен әңгәмә үткәргән

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

«Кәләй урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Дамир Миндрахманов Әлмәт районы Урман-Кәләй урта мәктәбендә булган. Анда ул  9 нчы сыйныф укучылары өчен «Кая укырга керергә?» дигән темага әңгәмә уздырган.

Очрашу барышында Дамир Миндрахманов балаларга үзенең тормыш юлы, һөнәр сайлавы һәм ничек итеп «Кәләй урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы булуы турында сөйләгән.

Укучылар шулай ук Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу эшләре, тармак һөнәрләре һәм «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ уку шартлары турында белгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International