Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман сагын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чара эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров, республиканың Арча, Ары, Лаеш, Шәһәр яны һәм Саба урманчылыкларының җитәкче-урманчылары, аларның урынбасарлары, участоклардагы урманчылар, инженерлар, урман осталары катнашты.
Семинар-киңәшмәне ачып, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов соңгы елларда контроль-күзәтчелек эшчәнлеген реформалауны билгеләп үтте. «Урман законнарында күп үзгәрешләр булды, хокук бозуларны профилактикалауга басым ясалды, – диде ул. – Безнең алда федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман сагын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру бурычы тора».
Төп нотык белән дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров чыгыш ясады. Үз чыгышында ул ведомство карамагындагы учреждениеләрнең 2022 елгы контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2023 елга бурычлар билгеләде.
Шулай ук Айрат Әхмәров катнашучыларга дәүләт урман инспекторларының хокуклары һәм бурычлары, профилактик һәм контроль-күзәтчелек чараларын уздыру кагыйдәләре, урманнарны патрульләү актларын рәсмиләштерү үзенчәлекләре, кисәтү белдерүләре һәм башкалар турында искәртте.
«Кайбер контроль-күзәтчелек чаралары аларны «ЕРКНМ» ФДМС теркәгәннән соң гына башланырга мөмкин. Бу инспекция визиты, рейд тикшерүе, документар яки күчмә тикшерү булырга мөмкин, – дип ассызыклады спикер. – Әлеге кагыйдә мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен күзәтү һәм күчмә тикшерү кебек чаралар уздыруга кагылмый».
Ахырдан Айрат Әхмәров урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен, урман кишәрлекләрен арендалау шартнамәләрен үтәү өлешендә гражданлык-хокукый җаваплылык мәсьәләләренә тукталды.