Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларында урман орлыгы чималын эшкәртү дәвам итә

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасының урман хуҗалыкларында сезон башыннан бирле 16 тонна чыршы, нарат һәм карагай күркәсе җыелган. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Урманнарны саклау» төбәк проектында каралган.

«Хәзерге вакытта күркәләрне эшкәртү тулы куәтенә бара, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев. – Урман орлыгы чималын эшкәртү Каппер тибындагы стационар күркә киптергечләрдә гамәлгә ашырыла. Цикл вакытында күркәләр сортларга аерыла, аларның  орлыклары алына, катнашмалардан чистартыла, шулай ук орлыклар да сортларга аерыла һәм киптерелә».

Аның сүзләренә караганда, соңыннан орлыклар партиядә формалаша һәм «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгенә тикшеренү өчен җибәрелә.

«План нигезендә, быел 600 килограмм чыршы, нарат һәм карагай орлыкларын әзерләргә кирәк, – дип өстәде Тимур Галиев. – Калган күләме яфраклы токымнар – каен, өрңәге, корычагач һәм имән орлыклары хисабына капланачак».

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы 2023 елга чәчү материалы белән тулысынча тәэмин ителгән. Узган ел 15,3 тонна төп урман формалаштыручы токымнар орлыгы (планның 133%) җыелган, шул исәптән 0,5 тоннасы – яхшыртылган нәселдәнлек үзлекләре белән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International