ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиевка «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырды

2013 елның 6 августы, сишәмбе

“Республиканың иң хөрмәтле һәм лаеклы кешеләренә дәүләт бүләкләре тапшыру миңа бик күңелле”, – диде Рөстәм Миңнеханов, бүләкләү тантанасында катнашучыларны тәбрикләгәндә. – Илебезне һәм республикабызны үстерүгә сез керткән өлеш бүгенге нәтиҗәләр белән генә чикләнми, Татарстанга һәм Россиягә киләчәктә дә күп файда китерерсез дип ышанам”.

Татарстан Президенты республика экономикасы быел күзәтелгәннән дә җитезрәк үсешкә мохтаҗ, дип белдерде. “Без былтыргы темплар белән үсмибез, һәм бу динамиканы сындырырга кирәк. Яңа эш урыннары булдырырга, социаль инфраструктураны үстерергә кирәк”, – дип ассызыклады ул, һәм бу эштә әле бүләкләнә торган кешеләрнең дә әһәмиятле роль уйнавын әйтеп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International