Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасының электрон мактау тактасына кандидатны билгеләү буенча комиссия утырышы булды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды.
Комиссия составында Министрлыкның эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, «Көнчыгыш Европа УСС» ФБУ филиалы директоры Илфир Галиуллин, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Илгиз Зарипов һәм башкалар бар иде.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан кандидат буларак, урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Мостафинаны ТР электрон мактау тактасына кертү турында карар кабул ителде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының электрон мактау тактасы – Татарстан Республикасының рәсми порталындагы мәгълүмат бүлеге, анда һөнәри хезмәт эшчәнлегендә иң яхшысы дип танылган һәм дәүләт органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыруга шәхси өлеш керткән дәүләт граждан хезмәткәрләре турында мәгълүмат урнаштырылган.