Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы Илдус Галимулла улы Сафин туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

2023 елның 24 феврале, җомга

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы Илдус Галимулла улы Сафин вафат булуы сәбәпле, аның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Сезнең белән бергә хәсрәт хисләре кичерәбез. Илдус Галимулла улы искиткеч игелекле һәм ярдәмчел кеше, чын урман хуҗалыгы белгече иде. Аның турында якты истәлек хәтерләрдә мәңге сакланыр!

Сафин Илдус Галимулла улы хезмәт эшчәнлегендә Аксубай урман комбинатында (хәзер – Аксубай урманчылыгы) урманчы ярдәмчесе, Зәй урман хуҗалыгы директоры булып эшләде. 2019 елның ноябреннән Түбән Кама урман хуҗалыгы директоры вазыйфасын башкарды. Яхшы эшләгәне өчен Түбән Кама муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы (2021 ел), Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы (2022 ел), ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде (2022 ел).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International