Азнакай урманчылыгы белгечләре 1 нче мәктәп укучылары өчен дәрес үткәргән

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

«Азнакай урманчылыгы» ДКУ белгечләре «Чатыртау» дәүләт тыюлыгы вәкилләре белән берлектә Азнакай шәһәренең 1нче урта мәктәбе укучылары өчен «Дәүләт тыюлыклары, хайваннар һәм үсемлекләрнең юкка чыга торган төрләре» темасына дәрес үткәргәннәр. Дәреснең максаты – үсеп килүче буында экологик караш һәм экологик культура тәрбияләү.

Тыюлык башлыгы Илнур Сәрвәров укучыларга тыюлыкларның әһәмияте, аларның биологик төрлелекне саклаудагы роле, сирәк һәм юкка чыккан үсемлек һәм хайван төрләре, шулай ук Татарстан Республикасының Кызыл китабы турында сөйләгән.

Чатыртау кишәрлегенең урман остасы Рузилә Әхмәтвәлиева балаларны урман янгыннарының төрләре һәм сәбәпләре белән таныштырган, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәртеп узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International