Бүген Кукмара районы Лубян авылында «Урман чаңгы юлы – 2023» спартакиадасы узды. Чараны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының башлангыч һөнәри берлек оешмасы һәм «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ оештырды.
Ярышларда Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр, «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы, «ВНИИЛМ» ФДБУ филиалы – Көнчыгыш-Европа Урманнарны сынау станциясе, «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге, КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультеты командалары һ.б. катнашачак. Чарага 200 артык кеше килгән иде.
Ярышларда катнашучыларны муниципаль район башлыгы Сергей Димитриев һәм ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров сәламләде.
Сергей Димитриев үз чыгышында «Урман чаңгы юлы» спартакиадасының инде унөченче тапкыр уздырылуы хакында билгеләп үтте. «Спорт белән шөгыльләнүнең мөһимлеген һәркем белә. Бу сәламәтлек тә, матурлык та, ныклык та. Әмма спорт җиңүче булырга да өйрәтә, – дип ассызыклады ул. – Барлык катнашучыларга да яхшы нәтиҗәләр һәм онытылмаслык тәэсирләр телим».
«Урман чаңгы юлы» – үз көчеңне бәяләү, яңа һәм тәҗрибәле чаңгычылар белән ярышу, үзеңне зур, бердәм команда итеп хис итү өчен менә дигән мөмкинлек, – диде Рәис Гомәров. – Бу мизгелдән файдаланып, Кукмара муниципаль районы администрациясенә һәм Лубян урман-техник көллияте белгечләренә ел саен үткәрелә торган спорт бәйрәмебезне оештыруда ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерәсем килә. «Урман чаңгы юлы»нда катнашучыларның барысына да яхшы кәеф һәм трассада уңышлар телим».
Ярышлар флагын күтәрү хокукы 2022 елгы Спартакиада җиңүчеләренә – «Саба урманчылыгы» ДКУ һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ командасына насыйп булды.
Чара кысаларында бай мәдәни-күңел ачу программасы, киез итекләрдәге хоккей һ.б. оештырылды.
«Урман чаңгы юлы – 2023» кышкы спартакиадасы нәтиҗәләре буенча, җитәкчеләр арасында беренче урынны «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Илһам Рәхмәтуллин алды, икенче урында – «Рослесинфорг» ФДБУның Казан филиалы директоры Айрат Йосыпов, өченче урында – муниципаль район башлыгы Сергей Димитриев.
18 яшьтән 35 яшькә кадәрге ир-атлар арасында беренче урын өчен көрәштә «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ кишәрлек урманчысы Нурсил Гыйбадуллин җиңүче булды, икенче урында – Лубян урман-техник көллияте укытучысы Ринат Байгобулов, өченчедә – «Саба урманчылыгы» ДКУ урманчы ярдәмчесе Илшат Әхтәмҗанов.
36 яшьтән 45 яшькә кадәрге ир-атлар арасында беренче урынга «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ укытучысы Рөстәм Гарифуллин чыкты, икенче урында – «Саба урманчылыгы» ДКУ кишәрлек урманчысы Айрат Гайнетдинов, өченче урында «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ урманчысы Алексей Александров.
46 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында беренче урынны Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы урманчысы Анатолий Сидоров яулады, икенче урында – «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ ветераны Нәгыймә Газизова, өченче урында – «Азнакай урманчылыгы» ДКУ урман остасы Дамир Гарифуллин.
18 яшьтән 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында җиңүне «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ лабораториясе башлыгы Наталья Иванова яулады, икенче урында – Лубян урман-техник көллияте мөгаллиме Оксана Лаврентьева, өченчедә – «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ юрист-консультанты Карина Климакова.
36 яшьтән 45 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында беренче урынны «Саба урманчылыгы» ДКУ инженеры Лилия Галимуллина алды, икенче урында – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының юридик бүлеге җитәкчесе Венера Мәнихова, өченче урында – «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хисапчысы Рәсилә Галиева.
46 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында беренче урынны «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ урманчысы Татьяна Сидорова алды, икенче урында – «Арча урманчылыгы» ДКУ урманчысы Вера Александрова, өченчедә – «Ары урманчылыгы» ДБУ баш хисапчысы Илһамия Шакирова.
Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урында – «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ, икенче урында – «Саба урманчылыгы» ДБУ һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ, өченчедә – «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ.