Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Арча муниципаль районында эш сәфәрендә булды.
Килгәч, ул муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев белән берлектә, «Арча урманчылыгы» ДКУ административ бинасын ремонтлау барышы белән танышты. Эшләрне караганда аларны җитәкче-урманчы Шамил Хәйруллин һәм урман хуҗалыгы директоры Нияз Сәлахов озатып йөрде.
Шулай ук министр һәм башлык җитештерү участогын һәм II типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясен карадылар.
Шуннан соң Равил Кузюров «Арча урманчылыгы» ДКУ һәм «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ 2022 елдагы эш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары буенча киңәшмә үткәрде. Җыелыш Үрнәк бистәсенең авыл мәдәният клубы базасында узды.
Утырышта төп доклад белән җитәкче-урманчы Шамил Хәйруллин чыгыш ясады. Ул узган елда башкарылган урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре, 2023 елның урман культуралары һәм янгын чыгу куркынычы янаган чорына әзерлек барышы турында сөйләде.
«Урман культуралары кампаниясе кысаларында Арча урманчылыгы территориясендә 227 гектар мәйданда – урманнарны торгызу һәм үстерү, 186 гектарда – урман культураларын тулыландыру һәм 600 гектарда урман культураларын агротехник карау буенча эшләр башкарылачак, – диде Шамил Хәйруллин. – Якын арада питомникларда «кар каралту» эшләрен башлап җибәрергә – кар катламының тизрәк эреүен һәм туфракта дым саклап калу максатыннан, чәчү бүлекчәләренә көл сибүне планлаштырабыз».
Аннары урман хуҗалыгы директоры Нияз Сәлахов һәм урманнарны саклау һәм яклау буенча инженер, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе вазыйфаларын башкаручы Энҗе Мөхәммәтҗанова докладлар белән чыгыш ясадылар.
Министр Равил Кузюров 2022 елда ведомство карамагындагы учреждениеләрнең эшенә уңай бәя бирде. «Барыгызга да намуслы хезмәтегез һәм үз эшегезгә тугры булганыгыз өчен рәхмәт белдерәм, – дип билгеләп үтте ул. –«Авиалесоохрана» ФБУ фаразлаган мәгълүматларга караганда, май аенда Татарстан Республикасының кайбер өлешләрендә урман янгыннары чыгу куркынычы зур. Бу чорда урманнарда янгын куркынычына бәйле кагыйдәләр үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтү һәм урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча кирәкле чаралар комплексын вакытында үткәрүн турында сорыйм. Шулай ук агымдагы елга бурычлар арасында – республика территориясендә урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча эшләр комплексын башкаруга дәүләт йөкләмәсен сыйфатлы һәм вакытында үтәү, федераль дәүләт урман контролен һәм урман сагын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру да бар».