Казанда табигый янгыннар аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча команда-штаб өйрәнүләре узды

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Бөтенроссия команда-штаб өйрәнүләренең йомгаклау этабы кысаларында Россиянең гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм системасының  территориаль ярдәмче системасында Казан звеносы хезмәткәрләре табигый янгыннар аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча гамәли эшләр башкардылар. Өйрәнүләрдә Казан янгын-коткару гарнизоны көчләре һәм чаралары, медицина, полиция хезмәткәрләре, транспортчылар, урман хуҗалыгы белгечләре, шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең аэромобиль төркеменең шәхси составы катнашты.

Өйрәнүләр легендасы буенча, Казан шәһәренең Бердәм кизү тору-диспетчерлык хезмәтенә республика башкаласының Совет районында ландшафт янгыны турында хәбәр алына. Беренчел мәгълүматларга караганда, гомуми 5 гектарлы мәйданда корыган үлән яна. Көчле җил аркасында ут зуррак мәйданнарга күчә, янгынның якын-тирәдәге «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ урман биләмәләренә таралу куркынычы да бар.

Янгынны локальләштерүгә һәм бетерүгә беренчеләрдән булып ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство карамагындагы учреждениеләре – «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ һәм «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ хезмәткәрләре килә.

Урманда янгын сүндерүчеләргә ярдәмгә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе аэромобиль төркеме килеп кушыла. Шартлы табигый янгынны сүндерү өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының МИ-8 вертолеты җәлеп ителә. Россиянең гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм системасының  функциональ һәм территориаль ярдәмче системасы көчләрен һәм чараларын җыю эше гамәлгә ашырыла.

Өйрәнүләрне әзерләүдә төп көчләр шартлы урман утының «Дуслык» балаларны савыктыру комплексына һәм «Дәрвишләр» бакчачылык ширкәтенә күчүенә юл куймау, янгынны локальләштерү һәм бетерү һәм гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен киметү буенча чаралар күрүгә юнәлтелгән.

«Дуслык» балаларны савыктыру комплексында эшләүчеләрне һәм анда тәрбияләнүче балаларны, шулай ук «Дәрвишләр» бакчачылык ширкәтендә яшәүчеләрне шартлы рәвештә Казан шәһәренең вакытлыча урнаштыру пунктларына эвакуацияләргә туры килә.

Шартлы табигый янгын ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе янгын сүндерүчеләренең уртак тырышлыгы белән локальләштерелә һәм бетерелә.

Практик чаралар тәмамланганнан соң «Өйрәнүләр тәмам» командасы алынды. Уздырылган өйрәнүләр яхшы дип бәяләнде.

Өйрәнүләргә барлыгы 153 кеше һәм 31 берәмлек техника җәлеп ителде, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – 15 кеше һәм 6 берәмлек техника.

 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе матбугат хезмәте материаллары файдаланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International