Татарстан Республикасында Халыкара урманнар көненә багышланган беренче чаралар узды

2023 елның 17 марты, җомга

Татарстан Республикасында Халыкара урманнар көненә багышланган беренче чаралар узды.

Әйтик, «Зәй урманчылыгы» ДКУ кишәрлек урманчысы Илсур Мөбарәкшин Зәй районының  5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары өчен «Урман һәм сәламәтлек» темасына әңгәмә үткәргән. Очрашу барышында ул балаларга урманнар, аларның мөһим экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, шулай ук урманның кеше сәламәтлегенә йогынтысы турында сөйләгән.

«Биләр урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре тарафыннан Чистай районының Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең  «Дуслык» һәм Татар Баганасы урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Урман дуслары» мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр өчен экскурсия оештырылган. Мәктәп укучылары урманчылыкның административ бинасын күргәннәр һәм урман тармагы белгечләренең эш үзенчәлекләре турында белгәннәр.

«Идел буе урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре – кишәрлек урманчысы Виктор Пензин һәм урман мастеры Борис Матвеев Югары Ослан районының «Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары өчен «Урман һәм кеше» темасына лекция үткәргәннәр. Очрашу кысаларында урманнарны саклау, яклау проблемалары һәм аларны хәл итү юллары каралган.

Халыкара урманнар көне ел саен 21 мартта билгеләп үтелә. Бәйрәм БМО Генераль Ассамблеясы карары белән 2012 елның 21 декабрендә гамәлгә куелган. Халыкара урманнар көненең төп максаты – урманнарны саклау проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, урман экосистемасының әһәмияте, аны саклау һәм торгызу чаралары турында мәгълүмат бирү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International