Бүген Россиянең табигать ресурслары һәм экология министры Александр Козлов урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек буенча Федераль штаб утырышын үткәрде. Киңәшмәдә барлык төбәкләрнең хакимият вәкилләре, Рослесхоз җитәкчелеге, Генераль Прокуратура, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Оборона министрлыгы катнашты. Утырышта Татарстан Республикасыннан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Константин Чанышев, Татар табигать саклау районара прокуроры урынбасары Роза Халморатова, Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы директоры Алексей Павлов, «Түбән Кама» милли паркы директоры Айрат Имамов һ.б. катнашты. Штаб утырышына хакимиятнең барлык дәрәҗәләреннән барлыгы 400гә якын вазыйфаи зат кушылды.
Ел башыннан урман фонды җирләрендә 188 гектар мәйданда 15 урман янгыны чыккан. Махсус саклана торган табигый территорияләрдә 7042 га мәйданда 2 янгын теркәлгән. Аларның берсе 17 мартта да дәвам итә, Әстерхан тыюлыгында коры үлән яна. Утка каршы 41 кеше һәм 19 берәмлек техника көрәшә.
Космостан мониторинглау мәгълүматлары буенча Байкал аръягы краенда һәм Әстерхан өлкәсендә термонокталар саны арта; бу ландшафт янгыннары, аларны сүндерү өчен төбәкләрдә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссияләре көчләре тулысынча җаваплы булып тора. Чөнки Рослесхоз урман фонды җирләрендә генә эшли. Штаб утырышында аеруча билгеләп үтелгәнчә, массакүләм ландшафт янгыннары сезонына берничә атна гына калып бара, һәм төбәкләр авыл хуҗалыгы янгыннарыннан һәм коры үләнне яндырудан утны сүндерергә һәм аның урманга күчүенә юл куймаска әзер булырга тиеш.
«Март аенда, беренчел мәгълүматлар нигезендә, без янгын куркынычының югары дәрәҗәсен фаразламыйбыз. Димәк, табигый һава шартларында урман янгыннары барлыкка килү ихтималы аз. Апрель һәм май айларында янгын куркынычының югары классларын Ерак Көнчыгышның көньягында һәм Себердә, Идел буенда фаразлыйбыз. Ассызыклап үтәргә телим, бу сезонда, узган ел сезонындагы кебек үк, бер үзенчәлек булачак: һава шартлары утның тиз таралуына ярдәм итәчәк, һәм инде янган була калса, аны сүндерүе гадәттәгедән авыррак булачак. Бу озак сроклы фараз беренчел булып тора, без көн саен алдагы 5 һәм 10 көнгә төгәлләнгән фаразлар чыгарабыз һәм аларны мәнфәгатьле барлык ведомстволарга җибәрәбез», – дип хәбәр итте Росгидромет җитәкчесе Игорь Шумаков.
Быел барлык төбәкләр дә авиапатрульгә, җир өстендәге мониторингка, урман янгын сүндерүчеләренә хезмәт хакы түләүгә акча белән тәэмин ителгән. Урман янгыннарын сүндерүгә федераль финанслауның төп күләме узган ел дәрәҗәсендә сакланып кала – 14,2 млрд.сум.
«Узган елдан башлап урман янгыннарын сүндерү өчен төбәкләргә бүлеп бирелгән сумма арттырылды. Ул 6 миллиардтан 14,2 миллиард сумга кадәр үсте. Моннан тыш, 2022 елда хакыйкый янучанлык нәтиҗәләре буенча, төбәкләр Рослесхозның бүленмәгән резервынан һәм Хөкүмәтнең резерв фондыннан тагын 3,9 миллиард сум акча алды. Димәк, узган ел урман янгыннарын сүндерүгә федераль финанслау 18 миллиард сумнан артып киткән. Шуның ярдәмендә без ут ялмап узган мәйданны өч тапкыр киметә алдык. Узган ел нәтиҗәләре буенча урман янгыннарының мәйданы 3,4 миллион гектар тәшкил иткән. Ә төбәкләр яңа янгын куркынычы сезонына керә, финанс бурычлары юк», – диде Россиянең табигать ресурслары һәм экология министры Александр Козлов.
Урманнарны янгыннан саклау – федераль җаваплылык кына түгел, региональ җаваплылык та. Узган елдан, Президент Указы буенча, барлык төбәкләргә максатчан күрсәткечләр билгеләнгән: янган мәйданны күпме киметергә кирәклеге күрсәтелгән. 2022 ел нәтиҗәләре буенча бу бурычны 59 субъект үтәгән, ә 23се, киресенчә, үз күрсәткечләрен арттырган да.
«2022 елгы янгын куркынычы сезонын без җентекләп анализладык. Өстәвенә, барлык хәлләр муниципалитетлар дәрәҗәсенә кадәр хәл ителде. Нәтиҗәләр Президентның вәкаләтле вәкилләренә, Генераль прокуратурага һәм төбәк башлыкларына тиешле чаралар күрү өчен җибәрелде. Ачыкланган кимчелекләргә быел юл куярга ярамый. Бу, нигездә, урман янгыннарын сүндерүнең вакытында башланмавы, тоткарлык вакыты кайбер очракларда егерме дүрт сәгатькә кадәр җиткән. Шулай ук башлангыч этапта статистиканы түбәнәйтү дә бар. Нәтиҗәдә, кечкенә янгыннар күз уңыннан төшеп калган, көч һәм чаралар вакытында арттырылмаган, хәлләр контрольдән чыккан», – дип сөйләде Россиянең табигать ресурслары һәм экология министры Александр Козлов.
2023 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлекне төбәкләр узган ел ахырында ук башларга тиеш иде. Мәсәлән, декабрь ахырына кадәр җир өсте һәм авиация патруле маршрутларын раслау бурычын барлык төбәкләр дә үти алган. Ә менә авиамониторинг өчен һава судноларын яллау контрактларын әлегә 20 төбәк кенә төзегән. 12 субъектта аукционнар башланмаган да.
«Тизләнергә кирәк, югыйсә бу урман янгыннары белән бәйле хәлләргә бик тискәре йогынты ясарга мөмкин. Мәсәлән, янгын куркынычының алдан фаразы буенча, апрель аенда Курган өлкәсенең көньягы һәм көнчыгышы «кызыл зона»га эләгә, ә анда конкурс документациясе 14 февральдән үк килешү режимында «күчеп йөри». Авиация ярдәмендә янгыннарны турыдан-туры сүндерү контрактлары белән дә шул ук хәл. Бары тик 20 төбәк кенә аукционнар уйнаткан яисә уйнаталар. Калган субъектлар документларны әле әзерли һәм заказларны урнаштыра гына башлаган. Әгәр дә сез, конкурс процедуралары уздыруның норматив срокларын исәпкә алып, бу эшләрне кыска вакыт эчендә башкарып чыкмыйсыз икән, янгын куркынычы сезоны башланганчы өлгермәячәксез. Ягъни, яна башлагач, авиациясез калачаксыз», – дип аңлатма бирде Рослесхоз башлыгы урынбасары Алексей Венглинский.
Бүгенге көндә Россия буенча күзәтүче-очучылар штаты расланган: 341 вазыйфа. Ләкин әлегә 298 кеше генә җыелган. Карелия, Коми, Башкортостан, Якутия, Байкал аръягы, Чукотка, Камчатка, ХМАО, Магадан, Киров, Свердловск, Иркутск һәм Томск өлкәләре үз штатларын күзәтүче-очучылар белән әлегә кадәр тулыландырмаган.
Парашютчы-десантчылар штаты – 5318 кеше. Бүгенге көнгә 4663 белгеч кенә җыелган. Авиаянгынчылар штаты Карелия, Якутия, Бурятия, Тыва, ХМАО, Ямал-Ненец округы, Киров һәм Новосибирск өлкәләре, Красноярск һәм Хабаровск краенда тулыландырылмаган.
Урман янгын сүндерүчеләре (җир өстендәге төбәк көчләре) 21419 булырга тиеш. Бүгенге көнгә 15624 кеше генә җыелган. Буш вакансияләрнең иң күп саны – ике йөздән артык – Алтай һәм Хабаровск крайларында, ХМАО, Бурятия, Чиләбе, Кемерово һәм Владимир өлкәләрендә теркәлгән.
«10 марттан башлап Рослесхоз субъектларны урман янгыннары сезонына әзерлек буенча тикшерә башлады. Узган еллар тәҗрибәсен, шулай ук янгын куркынычы сезоннарын уздырып җибәрү үзенчәлекләрен исәпкә алып, бәяләү критерийлары кардиналь рәвештә җентекләнгән. Әгәр узган ел боерык 16 күрсәткечне үз эченә алса, хәзер аларның саны – 30 тирәсе. Тикшерүләрне үткәрү алымнары катырак, әмма объективрак һәм үтә күренмәлерәк. Кешеләр бар икән – әзер, кешеләр юк икән – әзер түгел. Авиациягә әзер контрактлар бар икән – әзер, юк икән, димәк, әзер түгел, – дип аңлатма бирде Рослесхоз җитәкчесе Иван Советников.
Федераль штаблар утырышлары янгын куркынычы сезоны вакытында даими нигездә уза. Ә язгы, җәйге һәм көзге янгын сүндерүнең иң югары ноктасында – көн саен.
Россия Табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте