Татарстанның Саба районында өстәл теннисы буенча XXI Бөтенроссия ачык шәхси-команда ярышларына йомгак ясалды

2023 елның 19 марты, якшәмбе

Бүген Байлар Сабасында РСФСР һәм ТАССРның Атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган Өстәл теннисы буенча XXI Бөтенроссия  ачык шәхси-команда ярышларын ябу тантанасы узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов һ.б. катнашты.

Исегезгә төшерәбез, өстәл теннисы буенча XXI Бөтенроссия ачык шәхси-команда ярышлары быелның 17-19 мартында узды. Ярышларда Россиянең иң көчле спортчылары арасында турнир һәм 2011 елда туган һәм аннан яшьрәк Татарстан Республикасы авыл районнары спортчылары арасында турнир узды. Ярышларда илнең 17 төбәгеннән барлыгы 230 кеше катнашты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге турнир «Россиянең спорт мастеры» мактаулы спорт исеме нормативын үтәү өчен квалификация ярышлары һәм Татарстан Республикасы җыелма командасына сайлап алу этабы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International