ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Биектау муниципаль районында булды

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Биектау муниципаль районында булды. Анда ул «2022 елда «Шәһәр яны урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ эш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары турында. 2023 елның янгын чыгу куркынычы янаган һәм урман культурасы сезонына әзерлек барышы» темасына киңәшмә уздырды.

Утырыш Биектау авылы администрациясе бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы Равил Хисаметдинов катнашты.

Төп доклад белән җитәкче-урманчы Илнур Кәшафеев чыгыш ясады. Ул узган елда урманнарны саклау, яклау һәм үрчетү буенча башкарылган эшләр һәм алдагы чорга төп бурычлар турында сөйләде.

«Март аенда орлыкларны стратификациягә салдык һәм агачларның яфраклы токымнарының сапларын әзерли башладык, – дип хәбәр итте Илнур Кәшафеев. – Урманнарда янгын куркынычсызлыгы сезонына әзерлек кысаларында урманнардан файдаланучылар, шәхси эшкуарлар, авыл халкы башлыклары белән очрашулар үткәрәбез, урманга якын территорияләрне коры үлән үсемлекләреннән, урак калдыкларыннан, аунак агачлардан, агач кисү калдыкларыннан, чүп-чардан һәм башка янучан материаллардан чистарту яисә янгынга каршы минераллаштырылган полоса аерып алу кирәклеге турында аңлатабыз.

Шулай ук докладлар белән урман хуҗалыгы директоры вазыйфаларын башкаручы Виталий Шмелев, директор урынбасары, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Хәмит Нәҗипов һ.б. чыгыш ясады.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министр Равил Кузюров белгечләргә урман фонды җирләрен патрульләү, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үтәү һ.б. белән бәйле берничә йөкләмә бирде. «Рекреация йөкләнешен исәпкә алып, янгын куркынычы сезонына сыйфатлы әзерлекне тәэмин итәргә һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүне контрольдә тотуны көчәйтергә, урман янгыннарына каршы актив пропаганда алып барырга кирәк», – дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International