Бүген Байлар Сабасында «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ төп урман барлыкка китерүче һәм декоратив токымнарның микроклональ вегетатив үрчетү лабораториясенә Россия Федерациясенең, Татарстан АССРның Атказанган урманчысы, галим, танылган урманчы Әхмәдулла Газизуллин исемен бирү тантанасы булды.
ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров исеменнән чарада катнашучыларны эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева котлады.
«Әхмәдулла Һади улы үз эшенең остасы һәм чын профессионалы булган. Аның җитәкчелегендә утырту материалын үстерү, урман ресурсларын куллануны һәм үрчетүне оптимальләштерү буенча тәкъдимнәр эшләнгән, – дип билгеләп үтте Эльмира Шаһаева. – Әхмәдулла Газизуллин исемен алган лаборатория урман тармагын алга таба үстерүгә, урман культуралары җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыруга, республика урманнарының токым составын яхшыртуга ярдәм итәр дип ышанам».
Шулай ук чарада Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, ТР «Саба урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илһам Рәхмәтуллин һ.б. чыгыш ясады.
Белешмә өчен.
Газизуллин Әхмәдулла Һади улы (20.03.1931-15.09.2021) урман хуҗалыгы һәм урман фәнен үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән. Ул урман туфрагын өйрәнү, урманны өйрәнү һәм урманнан файдалану өлкәсендә 250 артык фәнни һәм фәнни-методик хезмәт авторы.
Хезмәт эшчәнлегендә Әхмәдулла Газизуллин Саба урман хуҗалыгы остасы, Югары Катун урман хуҗалыгы (Алтай крае) урманчысы ярдәмчесе, Лубян урман хуҗалыгы техникумы укытучысы, Багана урман хуҗалыгының Ромодан урманчылыгы урманчысы, Кама механик урман хуҗалыгының баш урманчысы, Зеленодольск сыну-күрсәтү механика хуҗалыгы каршындагы Татар урман-химия лабораториясе мөдире, өлкән укытучы, доцент, профессор, Мари дәүләт техник университетының Экология, туфрак белеме һәм табигатьтән файдалану кафедрасы мөдире, Казан авыл хуҗалыгы академиясенең урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы мөдире, «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ директоры урынбасары булып эшләгән.
Нәтиҗәле, фидакарь хезмәте һәм үз эшенә бирелгәнлеге өчен Әхмәдулла Һади улы «РСФСР урман байлыкларын саклаган һәм арттырган өчен» билгесе белән бүләкләнгән, «Татарстан АССР Атказанган урманчысы», «Россия Федерациясенең Атказанган урманчысы», «Хезмәт ветераны» һ.б. мактаулы исемнәргә лаек булган.