Лубян урман-техник колледжын (урман хуҗалыгы техникумын), республика урманчылык тармагының урта баскыч кадрларын әзерләүче төп уку йортын төрле елларда бетерүчеләрнең традицион очрашуына Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев һәм Кукмаар районы башлыгы Равил Рәхмәтуллин килгән иде, алар очрашуны ачу тантанасында чыгыш ясадылар.
92 ел эчендә бу уку йортыннан республиканың гына түгел, бик күп башка Россия регионнарының да урман хуҗалыклары өчен 9 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарылган. Аларның иң яхшылары вузларга кереп югары белем ала, галим, минитрлык я тармак җитәкчесе булып китә. Менә берничә генә исем: Лубян урман техникумын 1929 елда бетергән Петр Владимиров ТАССР урман агроиндустриясе министры була, 1941 елгы чыгарылыштан Муллый Ганиев 1966-1983 елларда ТАССР ягулык индустриясе министры булып эшли, Әбүзәр Гаянов 1984-2001 елларда ТР урман хуҗалыгы министры, Анатолий Перевозчиков Удмурт республикасы урман, кәгазь һәм агач эшкәртү индустриясе министры була, техникумны 1949 елда бетергән Әхмәдулла Газизуллин күренекле галим, профессор, фәннәр докторы буларак билгеле, РФ һәм ТР атказанган урман үстерүчесе Нургали Миңнеханов та Лубян урман хуҗалыгы техникумын бетергән булган.