Бүген «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ 2 нче һәм 4 нче курс студентлары ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман музее экспозициясе белән таныштылар. Экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде.
Илгиз Зарипов студентларга Татарстан Республикасы урман комплексының тарихы һәм хәзерге торышы, республика урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары эшчәнлеге юнәлешләре, Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге эше һәм башкалар турында сөйләде.