«Арча урман хуҗалыгы» ДБУ 2023 елгы урман культуралары сезонына әзерлек эше дәвам итә. Хәзерге вакытта учреждение хезмәткәрләре яфраклы агачларның сапларын әзерли. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектында каралган.
«Бүгенге көндә 15 мең данә Гибрид-38 тирәк сабы әзерләнде. Эшләрдә 12 кеше катнаша, – дип сөйләде урман хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Әнәс Закиров. – План буенча, барлыгы 20 мең данә сап әзерләргә кирәк. Алга таба алар питомникның мәктәп бүлегенә утыртылачак, ә аннан соң чокыр-сыза урыннарында үсә торган урман утыртмалары булдыру өчен кулланылачак».
2023 елның язгы урман культуралары сезоны кысаларында Арча урманчылыгы территориясендә 66 га мәйданда – урманнарны торгызу, 186 га – урман культураларын тулыландыру, 600 га – урман культураларын агротехник карау, питомникта 2 га орлык чәчү эшләре башкарылачак. Моннан тыш, Арча муниципаль районында 46,6 гектар мәйданда саклагыч урман утырту эшләре дә планлаштырылган.