ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мамадыш муниципаль районында эш сәфәрендә булды

2023 елның 24 марты, җомга

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мамадыш муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Анда ул «Мамадыш урманчылыгы» ДКУ,  «Кама урманчылыгы» ДКУ,  «Мамадыш урман хуҗалыгы» ДБУ,  «Кама урман хуҗалыгы» ДБУ 2022 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлары турында. 2023 елда янгын чыгу куркынычы янаган һәм урман культуралары сезоннарына әзерлек барышы» темасына киңәшмә үткәрде.  Утырыш Мамадыш шәһәрендәге хакимият бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов катнашты.

Төп докладлар белән «Мамадыш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Әхәт Хәсәнов һәм «Кама урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Альберт Шамилов чыгыш ясады. Алар урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәүгә дәүләт йөкләмәсен башкару нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар турында җентекләп сөйләделәр.

Аерым алганда, Әхәт Хәсәнов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек тәмамлана. «Кама урманчылыгы территориясендә урман янгыннарын сүндерү планы эшләнде һәм расланды, урманнарны җир өслегендә патрульләү маршрутлары расланды, янгынга каршы инвентарь туплау пунктлары тикшерелде, – дип билгеләп үтте ул. – Шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, халык һәм урман участокларын арендалаучылар белән күп очрашулар үткәрелде».

Альберт Шамилов урман культуралары кампаниясе кысаларында Кама урманчылыгы территориясендә 127,5 гектар мәйданда – урманнарны торгызу һәм үрчетү, 326 гектарда – урман культураларын тулыландыру, 717 гектарда – урман культураларын агротехник карау, 0,6 гектарда орлык чәчү буенча эшләр башкарылачагын әйтте. «Хәзерге вакытта стратификациягә орлык салдык һәм тирәк ботакларын әзерләүгә керештек», – дип хәбәр итте ул.

Шулай ук докладлар белән урман хуҗалыклары директорлары Раил Сәлахов, Фәрит Мөгъминов, башлангыч һөнәри берлек оешмалары рәисләре, кадрлар буенча белгеч Ольга Булашова һәм урманнарны торгызу буенча инженер Әлфия Малкова чыгыш ясады.

Министр Равил Кузюров ведомство карамагындагы учреждениеләр белгечләренә фидакарь хезмәтләре һәм урман тармагын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. «Быелгы төп бурычларның берсе – урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорны гадәттән тыш хәлләрсез генә уздырып җибәрү, – дип ассызыклады министр. – «Авиалесоохрана» фаразы буенча, май аенда Татарстан Республикасының кайбер өлешләрендә урман янгыннары чыгу куркынычы зур. Урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын вакытында үткәрергә һәм әлеге чорда урманнарда янгын чыгу куркынычына бәйле кагыйдәләр үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк».

Киңәшмәдән соң Равил Кузюров агач эшкәртү белән шөгыльләнүче шәхси эшкуарлар белән киңәшмәдә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International