ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында шахмат ярышларында катнашты

2023 елның 26 марты, якшәмбе

Бу елның 25-26 март көннәрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында шахмат ярышлары узды. Ярышлар Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге шашка, шахмат буенча спорт мәктәбе базасында узды.

Ярышларда Илгизәр Зарипов, Дамир Төхвәтуллин, Алсу Вәлиева һәм Әлмирә Нуртдинова составындагы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы 2011 елдан бирле республика территориясендә физкультура-спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү, дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең физик яктан камилләшүе өчен шартлар тудыру максатында үткәрелә. Быел шулай ук волейбол, баскетбол, мини-футбол, йөзү, җиңел атлетика һ.б. буенча да ярышлар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International