Лубян урман-техник көллияте студенты укучыларның Н.И. Лобачевский исемендәге Бөтенроссия фәнни конференциясендә җиңгән

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Узган атна ахырында Казан (Идел буе) федераль университеты базасында укучыларның Н.И. Лобачевский исемендәге Бөтенроссия фәнни конференциясенең йомгаклау этабы булып узган. Форум бөтен илдән 700 катнашучыны җыйган.

Конференция эшенең нәтиҗәләре буенча Лубян урман-техник көллиятенең 2 нче курс студенткасы Олимпиада Иванова «Икътисад, география һәм туризм» секциясендә икенче урынны яулаган. Студент кыз авылда эшкуарлык оештыру проектын тәкъдим иткән.

Котлыйбыз!

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, укучыларның Н.И. Лобачевский исемендәге Бөтенроссия фәнни конференциясе инде сигезенче тапкыр үткәрелә. Конкурсның максаты –  укучыларның иҗади, танып белү һәм интеллектуаль инициативасын активлаштыру, аларны фән һәм мәдәниятнең төрле өлкәләрендә тикшеренү һәм проект эшчәнлегенә җәлеп итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International