Татарстан Республикасында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында урманнарны торгызу буенча эшләр башкаруга әзерләнәләр. «Ведомство карамагындагы барлык учреждениеләрдә урман хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары әзерләнгән. Шулай ук кирәкле урман культурасы инвентаре дә сатып алынды, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Быел яз иртә килде, урман культуралары сезонын апрель уртасында ачарга планлаштырабыз».
«Башка эшләр дә алып барыла – бу стратификациягә орлык салу, саплар әзерләү һәм питомникларның чәчү бүлекчәләрендә, торф валчыкларын һәм көл кулланып, карның эреүен тизләтү чаралары, – дип хәбәр итте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев. – Стратификация – урманнарны торгызуның әзерлек этапларының берсе, аның уңышының нигезе – сыйфатлы чәчү материалы булу, барлык гамәлләрне дөрес һәм эзлекле башкару».
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 3614 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләрен башкару планлаштырыла. Шуларның 1413 гектарында урман культуралары утыртылачак, 2092 гектарда – табигый урман торгызу, 4 гектарда – катнаш ысул белән урман торгызу һәм 105 гектарда урман үрчетү эшләре башкарылачак.
Бу максатлар өчен узган ел питомникларда 33,95 млн. данә чәчүлек һәм үсенте үстерелгән, шулардан ылыслы токымнар – 25,5 млн. данә, яфраклы токымнар – 7,8 млн. данә, куаклар – 0,65 млн. данә.
«Утырту материалы урманнарны торгызу эшләрен башкару өчен дә, саклагыч урман утыртуларын утырту өчен дә, табигатьне саклау акцияләрен оештыру өчен дә җитәрлек, – дип ышандырды ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Урманнарны яңадан үрчетү буенча барлык чаралар билгеләнгән таләпләр буенча вакытында агротехник срокларда үтәләчәк».