Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Арча, Кама һәм Нурлат урманчылыклары урман фонды территориясендә урман корылышы эшләрен алып бару мәсьәләләре буенча беренче урман төзелеше киңәшмәсе узды. Киңәшмә видеоконференция режимында Департамент башлыгы урынбасары Антон Трифонов рәислегендә узды.
Чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге башлыгы Алексей Мосунов, «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Министрлык карамагындагы учреждениеләр белгечләре, Арча, Балтач, Мамадыш, Нурлат, Балык Бистәсе һәм Чистай муниципаль районнары башкарма комитетлары вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар Арча, Кама һәм Нурлат урманчылыклары территориясендә урман корылышына әзерлек эшләрен үткәрү, кирәкле документларны әзерләү, «Дәүләт реестрлары мәгълүматларындагы каршылыкларны бетерү һәм җир кишәрлегенең билгеле бер категориягә каравын билгеләү максатларында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 29.07.2017 ел, № 280-ФЗ федераль законны гамәлгә ашыруга һ.б. кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләштеләр.
Исегезгә төшерик, урман корылышы – урманнардан рациональ файдалануга, продуктлылыкны арттыруга, яңадан җитештерүгә, саклауга һәм яклауга, урман хуҗалыгын алып бару культурасын күтәрүгә юнәлтелгән дәүләт чаралары системасын эшләүне тәэмин итә торган махсус урман хуҗалыгы эшчәнлеге төре. Урман корылышы эшләренең тулы циклы, кагыйдә буларак, 2 ел дәвам итә һәм өч − әзерлек, кыр, камераль чорлардан тора.