Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Чарада докладлар белән дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре буенча сектор мөдире, коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы Эльвира Зыяятдинова һәм дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров чыгыш ясады.
Эльвира Зыятдинова утырышта катнашучыларны 2022 елда һәм 2023 елның 1 кварталында коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре белән таныштырды. «Узган ел керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында мәгълүматны 54 дәүләт граждан хезмәткәре һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрнең 59 җитәкчесе тапшырды, – дип хәбәр итте ул. – 1 гыйнварда чираттагы декларация кампаниясе башланды. 30 апрельгә кадәр мәгълүматларны кабул итү һәм анализлау гамәлгә ашырылачак».
«Гражданнарның һәм оешмаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен Министрлыкта коррупциягә бәйле хәтәрлекләрдән яклау максатында «Ышаныч телефоны» эшли. Хисап чорында аноним мөрәҗәгатьләр килмәде, – дип хәбәр итте Эльвира Зыятдинова. – Шулай ук сектор дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан тапшырылган, түләүле нигездә башка эш башкару турындагы хәбәрләргә дә анализ ясады, мәнфәгатьләр каршылыгы булуы ачыкланмады».
Айрат Әхмәров узган елда федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман сагын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Мәсәлән, урман фонды җирләрендә 33 меңнән артык патрульлек, 2,8 меңнән артык профилактика чаралары үткәрелгән.
«Бу елга төп бурычлар – федераль дәүләт урман контроленең (күзәтчелегенең) ачыклыгын арттыру, контрольдәге субъектлар тарафыннан урман законнары бозылуны кисәтү, уңай профилактика системасын булдыру һәм гамәлгә кертү», – дип ассызыклады ул.
Ахырдан Эльвира Зыятдинова Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан әзерләнгән «Татарстан Республикасында коррупция турында халыкның фикерен өйрәнү» социологик сораштыру нәтиҗәләрен тәкъдим итте.