«Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр ТР Урманнарны салау үзәгенең эш юнәлешләре турында белгәннәр

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Зеленодольск районының 4 нче урта мәктәбенең «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманнарны саклау үзәгенә барганнар. Балалар өчен экскурсияне филиал директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова һәм «Татарстан урман орлыгы станциясе» бүлеге башлыгы Елена Мурзаева үткәргән.

Экскурсия барышында балалар ТР Урманнарны саклау үзәге эшчәнлегенең юнәлешләре, урман авыруларын күзәтеп тору һәм урманнарны торгызуны мониторинглау максатлары һәм бурычлары турында белгәннәр, орлыкларның чәчүлек сыйфатын билгели торган җайланманы күргәннәр. Шулай ук балалар урман үсемлекләре орлыклары федераль фонды турында фильм да караганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International