Рослесхоз: ЛесЕГАИС системасының ярдәм хезмәте онлайн режимда эшли башлады

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ЛесЕГАИС системасының онлайн ярдәм хезмәте эшли башлавы турында хәбәр итә. Чат-ботта урманнардан файдаланучылар агач материалын һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алу системасының эше турында актуаль мәгълүматны таба, ярдәм итүче белгечләргә үз сорауларын бирә, шулай ук агач материалы әйләнешен көйләүче норматив-хокукый актлар белән таныша ала.

Рослесхозның Мәгълүмат системаларын һәм дәүләт урман реестрын үстерү идарәсе башлыгы Наталья Веселова сөйләгәнчә, чат-бот берничә бүлектән тора: норматив документация, еш бирелә торган сораулар, ЛесЕГАИС системасында эшләү буенча аңлатмалар, система турында яңалыклар һәм онлайн-чат ярдәм хезмәте. ЛесЕГАИС-бот сылтама буенча: https://t.me/LesEgaisOnline_bot.

«Чат-ботта без ЛесЕГАИС системасы белән эшләү буенча иң актуаль мәгълүматны җыйдык. Урманнардан файдаланучылар үз сорауларына җавапны бот менюсы аша һәм ярдәм белгечләренә сорау биреп таба алалар. Ботны модернизацияләү эше урманнардан файдаланучылардан алынган кире элемтә нигезендә дәвам итәчәк», – дип нәтиҗә ясады ул.

Шулай ук техник ярдәмгә тагын ике ысул белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин: кире элемтә формасы буенча яки электрон почта аша – lesegais@rosleshoz.gov.ru.

Белешмә өчен:

ЛесЕГАИС агач материалы һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алу системасы. Агачны эшкәртү һәм сату белән бәйле барлык компанияләр дә бу системада эшләргә тиеш.

 

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International