ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре «Махсус операция геройлары» мультимедиа күргәзмәсе экспозициясе белән таныштылар

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре «Махсус операция геройлары» мультимедиа күргәзмәсе экспозициясе белән таныштылар.

Әлеге экспозиция Гуманитар проектлар фонды, Синергия университеты һәм Россиянең Белем җәмгыяте тарафыннан әзерләнгән, аның нигезенә Алтын Йолдыз медале белән бүләкләнгән Россия хәрбиләре турында тарихлар алынган. Проект 20 график новелладан тора, аларның һәрберсе үз геройларының тарихларын сөйли. Алар арасында подразделениесе белән Чернобыль АЭСын сугышсыз басып алган полковник Андрей Фроленков, Волновахта үз гомере бәрабәренә тату халыкны коткаркан полковник Владимир Жоги, өлкән лейтенант һәм танкист Дамир Исламов, очучы-аса һәм майор Виктор Дудин, ефрейтор һәм танкист Дамир Гыйлемханов, шулай ук башка хәрби хезмәткәрләрнең батырлыклары.

«Махсус операция геройлары» мультимедиа күргәзмәсе Казанда «Россия – минем тарихым» тарихи паркында үткәрелә. Аны 7 апрельгә кадәр карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International