Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы экоактивистларны «Табигать һәм Мин» һәм «ЭКВЕСТ» конкурсларында катнашырга чакыра.
«Табигать һәм Мин» конкурсы ораторлык осталыгын үстерүгә һәм экологик мәсьәләләргә игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Ул ике этапта үткәрелә: беренчесе – гаризалар кабул итү (15 марттан 15 апрельгә кадәр), икенчесе – конкурс сайлап алуын узган катнашучыларның (20 апрельдән 30 апрельгә кадәр) турыдан-туры чыгышы. Конкурста 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Конкурста катнашу өчен онлайн-теркәлү узарга һәм конкурс чыгышының видеосын сылтама буенча беркетергә кирәк: https://clck.ru/33jgDZ.
«ЭКВЕСТ» конкурсы 12 апрельдә башлана һәм 17 майга кадәр дәвам итәчәк. Аның максаты – Татарстан Республикасы балалары һәм яшьләре арасында экологик культура дәрәҗәсен күтәрү. Катнашучыларның бурычы – бер ай дәвамында экологик-агарту һәм табигатьне саклау чараларын үткәрү буенча биремнәрне үтәү. Ярышлар ахырында иң яхшы командалар дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнәчәк.
Катнашу өчен 6 кешедән торган командалар чакырыла, яшьләре чикләнми. Конкурста катнашу өчен командаларга сылтама буенча онлайн-теркәлү узарга кирәк: https://konkurs.budetchisto.tatar/ecvest/ 5 апрельгә кадәр