«Аксубай урманчылыгы» ДКУ кишәрлек урманчысы Айрат Җамалиев Аксубай районының Иске Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Кошлар – безнең дуслар» дигән чара уздырган. Очрашу Халыкара кошлар көне алдыннан оештырылган, ул шимбә, 1 апрельдә билгеләп үтеләчәк.
Чара барышында Айрат Җамалиев укучыларга урманнар, табигатьтә һәм кеше тормышында кошларның роле, кошлар турында кызыклы фактлар турында сөйләгән. Шулай ук уен уздырылган, аның кысаларында балалар «Песнәк», «Карабүрек» командаларына бүленеп, әлеге кошларның үзенчәлекләре турында сөйләгәннәр.
Ахырда кишәрлек урманчысы укучыларга Халыкара кошлар көнендә эленәчәк сыерчык ояларын тапшырган.