Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында янгын куркынычы һәм урман культуралары сезоннарына әзерлек барышы турында фикер алыштылар

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Кукмара шәһәре хакимият бинасында Лубян урманчылыгы һәм Лубян өйрәнү-сынау урман хуҗалыгының 2022 елдагы эш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары, 2023 елгы янгын куркынычы һәм урман культуралары сезоннарына әзерлек барышы турында киңәшмә үткәрелде. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, районның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Утырышта төп доклад белән җитәкче-урманчы Фәрдус Хәбибрахманов чыгыш ясады. Ул узган елда башкарылган урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре һәм алдагы чорга өстенлекле бурычлар турында сөйләде.

«Гомумән алганда, без урман культурасы кампаниясенә һәм урманнарда янгын куркынычы сезонына әзер, – диде ул. – Апрель аенда урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үтәүгә керешәбез».

Шулай ук киңәшмәдә докладлар белән «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ директоры Рим Фәхразыев һәм көллият китапханәсе мөдире, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Ирина Козырева чыгыш ясады.

Утырышка йомгак ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов белгечләргә «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыруга бәйле берничә йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International