ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы һәм яфраклы токым орлыкларының беренче ротациясе чәчелә

2023 елның 31 марты, җомга

Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы һәм яфраклы токым орлыкларының беренче ротациясен чәчүгә керешкәннәр. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында үткәрелә.

«Беренче ротация кысаларында барлыгы 4 миллион данә нарат, чыршы һәм каен орлыгы чәчеләчәк, – дип сөйләде үзәк директоры Азат Зиннәтуллин. – Эшләргә 16 кеше җәлеп ителде, чәчүне 9 көн эчендә төгәлләргә планлаштырабыз».

Исегезгә төшерәбез, стандарт утырту материалы җитештерү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. Быел барлыгы 30,9 млн. данәдән дә ким булмаган үсенте җиткерергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International