Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасында агач материалларын законсыз әзерләү, транспорт белән күчерү, эшкәртү, сату һәм чит илгә чыгаруны кисәтү һәм туктату мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе утырышы булды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә видеоконференция режимында узды.
Төп нотык белән Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров чыгыш ясады. Ул 2022 елда урманнарны законсыз кисүнең 139 очрагы ачыклануы хакында сөйләде. «Узган ел белән чагыштырганда, урманнарны законсыз кисү очраклары саны 15,7% кимегән, законсыз әзерләнгән агач күләме 30% кимегән, – диде Айрат Әхмәров. – Беркетмәләргә килгәндә, 2022 елда Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.28 статьясы буенча 163 бозучы административ җаваплылыкка тартылган, гомуми суммасы 518 мең сумлык штраф салынган».
Докладчы шулай ук узган елның 20-31 декабрендә узган «Чыршы» оператив-профилактик чарасы нәтиҗәләре турында да кыскача гына искә төшерде. Әйтик, «Чыршы» операциясе кысаларында 124 мобиль патруль төркеме оештырылган, 355 рейд үткәрелгән, 442 дәүләт урман инспекторы һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләренең 96 хезмәткәре җәлеп ителгән.
Патрульлек барышында урман законнарын бозуның 5 очрагы ачыкланган – Арча, Кәләй, Лениногорск һәм Тәтеш урманчылыклары территориясендә законсыз урман кисүның 4 очрагы һәм ылыслы ботаклар җыюның законсыз 1 очрагы теркәлгән.
Утырышта шулай ук Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең фитосанитар күзәтчелек һәм ашлык сыөфатына күзәтчелек һәм орлыкчылык контроле бүлеге җитәкчесе Альберт Кадыйров һәм Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин чыгыш ясады. Алар урманнарда санитар куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә карантинлы фитосанитар зоналар барлыкка килүне булдырмау буенча алып барыла торган эш турында сөйләделәр.
Киңәшмә ахырында урман тармагын декриминализацияләү мәсьәләләре күтәрелде. Гамәлгә ашырыла торган чаралар турында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре хәбәр итте.