ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Баулы һәм Сарман муниципаль районнарына эшлекле сәфәр кылды

2023 елның 31 марты, җомга

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Баулы һәм Сарман муниципаль районнарына эшлекле сәфәр кылды.

Баулы районында ул «2022 елда «Баулы урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Баулы урман хуҗалыгы» ТР ДБУ эш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары турында. 2023 елның янгын чыгу куркынычы янаган һәм урман культурасы сезонына әзерлек барышы» темасына киңәшмә уздырды. Утырыш Баулы шәһәрендәге хакимият бинасында узды, анда муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров катнашты.

Докладлар белән җитәкче-урманчы Марат Бикбулатов, урман хуҗалыгы директоры Вероника Башкирова һәм кадрлар белгече, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Айгөл Габсабирова чыгыш ясады.

Марат Бикбулатов узган елда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре, контроль-күзәтчелек, санитар-савыктыру чаралары һ.б. турында сөйләде.

«Урман культуралары кампаниясе кысаларында урманчылык территориясендә 86,5 гектар мәйданда – урманнарны торгызу, 370 гектар мәйданда урман культураларын агротехник карау буенча эшләр башкарылачак, – диде ул. – «Татарстанның чиста урманнары» һәм «Хәтер бакчасы» табигатьне саклау акцияләренә дә әзерлек бара.

Вероника Башкирова товар продукциясе җитештерү, агач китерү һәм хезмәтне саклау мәсьәләләренә тукталды, Айгөл Габсабирова узган елда башлангыч һөнәри берлек оешмасы эшчәнлеге мәсьәләләренә тукталды.

Утырыштан соң министр урынбасары Рәис Гомәров «Баулы урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең административ бинасындагы ремонт барышы белән танышты, «Баулы урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең җитештерү участогын һәм янгын сүндерү станциясен карады.

Сарман районында Рәис Гомәров урман культурасы һәм янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Сарман авылы администрациясе бинасында узган утырышта муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты.

Чарада катнашучылар урманнарны торгызу, саклагыч урман утыртмаларын утырту, табигатьне саклау акцияләрен оештыру һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International