Урман тармагы белгечләре республиканың гомуми белем бирү оешмаларында Халыкара кошлар көненә багышланган чаралар үткәрде

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

Татарстанның урман хуҗалыгы белгечләре республиканың гомуми белем бирү оешмаларында Халыкара кошлар көненә багышланган чаралар үткәрде.

Әйтик, «Шәһәр яны урманчылыгы» ТР ДКУ хезмәткәрләре Лаеш районының «Усад прогимназиясе» МББУ «Усадский подрост» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Кошлар – безнең дуслар» темасына лекция үткәргәннәр. Лекциядән соң укучылар сыерчык ояларына, яфраклар, чәчәкләр, йолдызлар һәм башка элементлар белән бизәп, рәсемнәр ясаганнар.

Азнакай урманчылыгы хезмәткәрләре тарафыннан «Иң яхшы сыерчык оясы» конкурсы һәм Халыкара урманнар көненә һәм Халыкара кошлар көненә багышланган рәсемнәр конкурсы оештырылган. Аларда Актүбә ш.т.п. 1 нче урта мәктәбе, 2 нче урта мәктәбе һәм 3 нче урта мәктәбе укучылары катнашкан. Мактау грамоталарын һәм конкурсларда җиңүчеләргә истәлекле бүләкләрне Мәлбагыш кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Бәхтияр Хашимов тапшырган.

«Биләр урманчылыгы» ТР ДКУ белгечләре Алексеевск районы «Биләр урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ «Кырмыска» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр белән берлектә урман фонды территориясендә сыерчык ояларын элеп чыкканнар.

Исегезгә төшерәбез, Халыкара кошлар көне (International Bird Day) – ел саен 1 апрельдә билгеләп үтелә торган экологик бәйрәм. Аның максаты – кошларның төрлелеген һәм исәбен саклау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International