Һөнәри осталык буенча «Профессионаллар-2023» бөтенроссия чемпионатының төбәк этабының «Ландшафт дизайны» компетенциясе буенча ярышларга йомгак ясалган. Ярышлар «Казан төзелеш көллияте» ДАҺБУ базасында быелның 27-31 мартында узган.
Ярышлар нәтиҗәсендә Лубян урман-техник көллиятенең 13 нче бакча-парк төркеме студентлары Ирина Никитина һәм Диана Куркина (укытучылары – тәрбия эше буенча директор урынбасары Наталья Сираҗетдинова) өченче урынны алганнар.
Котлыйбыз!
Белешмә өчен. «Профессионаллар-2023» һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы Татарстан Республикасында 298 компетенция буенча 82 мәйданчыкта уза. Ярышларда 1903 конкурсант катнаша, шуларның 1241се – көллият һәм техникум студентлары һәм 662се – мәктәп укучылары.