Республиканың Югары Ослан һәм Яңа Чишмә районнарында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм урман культуралары кампаниясенә әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2023 елда урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм урман культуралары кампаниясенә әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмәләр уздыру дәвам итә.

Бүген мондый утырыш Югары Осландагы хакимият бинасында узды, аның эшендә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин, район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Фәйрушин һ.б. катнашты.

Төп доклад белән «Идел буе урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Рөстәм Исмәгыйлев чыгыш ясады. Ул узган елда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр, 2023 елга планлаштырылган урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы һәм алдагы чорга өстенлекле бурычлар турында сөйләде.

Очрашуга йомгак ясап, министр урынбасары Рәис Гомәров ведомство карамагындагы учреждениеләр белгечләренә санитар-савыктыру чараларын үткәрү, янгын куркынычын мониторинглау һ.б. белән бәйле берничә йөкләмә бирде.

Шулай ук бүген Яңа Чишмә авылы администрациясе бинасында да шундый ук киңәшмә узды. Аны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде. Чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов катнашты.

Утырыш барышында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру, янгынга каршы минеральләштерелгән полосалар салу, янгынга каршы юллар коруга бәйле күп кенә мәсьәләләр каралды.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча халык арасында системалы агитация-аңлату эшен алып бару кирәклеген ассызыклады. «10 урман янгынының 9ы кеше гаебе белән килеп чыга, дип юкка гына әйтмиләр, – диде ул. – Шуңа күрә халык арасында профилактика эшен алып бару –  бик мөһим».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International