Татарстан Республикасында урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үтәүгә керештеләр. «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ДКУ белгечләре Зеленодольск кишәрлеге урманчылыгы территориясендә, Мари Эл Республикасы белән чиктәш урында, янгынга каршы минераллаштырылган полосалар ясау буенча эшләр алып баралар. Урман хуҗалыгы директоры Илмир Шаһивәлиев сүзләренчә, быел барлыгы 199 км яңа минераллаштырылган полоса ясалачак һәм 213 км озынлыктагы булган минераллаштырылган полосалар яңадан карап чыгылачак.
«Нурлат урман хуҗалыгы» ТР ДБУ хезмәткәрләре урманнарга килүче гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү буенча эшләр алып бара.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тулаем алганда Татарстан Республикасы буенча урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чаралары комплексы кысаларында 2395,2 км яңа янгынга каршы минераллаштырылган полосалар ясалачак һәм 4806,9 км озынлыктагы барьерлар яңадан карап чыгылачак. Шулай ук 111,3 км озынлыктагы янгынга каршы юллар төзү һәм 426,5 км озынлыкта аларны үзгәртеп кору эшләре башкарылачак. Бу чаралар урман янгыннарын кисәтүгә, аларның таралуын чикләүгә һәм алар белән уңышлы көрәшүне тәэмин итү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.