Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Керемнәр турындагы мәгълүматларны тикшергәндә ачыклана торган бер төрле хаталар. Акча алуның законлылыгын контрольдә тоту. Мәнфәгатьләр каршылыгы» темасына семинар булып узды. Чара 2023 елгы декларация кампаниясе кысаларында оештырылды.
Семинар эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы прокуроры урынбасары Ольга Мельник, Министрлыкның структур бүлекчәләре һәм аның карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Ольга Мельник тыңлаучылар алдында лекция белән чыгыш ясады. Ул коррупциягә каршы тору өлкәсендәге законнардагы төп үзгәрешләр һәм керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында белешмәләр тутырганда җибәрелә торган төп хаталар турында сөйләде.
«Гел очрый торган хаталарның берсе – вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиеләр түләү турында мәгълүмат бирмәү, – дип билгеләп үтте Ольга Мельник. – Дәүләт граждан хезмәткәрләре алар турында оныта яки дөрес булмаган суммаларны күрсәтәләр. Тагын бер хата – төзүчегә акча тапшырганнан соң өлешле төзелештә катнашу килешүе булу турында мәгълүматны күрсәтмәү».
Ахырда спикер семинарда катнашучыларга мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау һәм җайга салу, дәүләт граждан хезмәтенә бәйле тыюлар һәм чикләүләр буенча чаралар күрү кирәклеге турында искәртте.