Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Менделеевск һәм Теләче муниципаль районнарына эшлекле сәфәр кылды. Максат – урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм 2023 елгы урман культурасы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмәләр үткәрү.
Утырыш Менделеевск шәһәренең администрация бинасында узды, анда район башкарма комитеты җитәкчесе Роберт Искәндәров катнашты.
Төп доклад белән «Алабуга урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Евгения Клеткина чыгыш ясады. Ул катнашучыларга утырту материалы, аның токым составы, урман культурасы техникасы, җиһазларның әзерлеге, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча планлаштырылган чаралар комплексы турында хәбәр итте.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Рәис Гомәров янгын куркынычына бәйле вәзгыятьне системалы мониторинглау кирәклеген билгеләде. «Быел яз иртә килде, апрель беренче көннәрдән үк җылы һава торышы белән сөендерә. Ләкин без – урман тармагы белгечләре өчен, бу урман фондын патрульләүне көчәйтү, шулай ук гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу мөмкинлеген булдырмас өчен халык арасында агитация-аңлату эшен көчәйтү кирәклеген аңлата», – диде ул.
Теләче районында утырыш Теләче авылы администрациясе бинасында узды, анда район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин катнашты.
Урман культурасы кампаниясенә әзерлек һәм урман янгыннарын кисәтү буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар турында «Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Нияз Таҗмиев хәбәр итте.
Киңәшмә ахырында Рәис Гомәров белгечләргә урманнарны торгызу эшләрен алып бару, урман янгыннарына каршы пропагандага һ.б. бәйле берничә йөкләмә бирде.