Бүген Лаеш муниципаль районының Лаеш шәһәрендә урнашкан «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУның III типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясенә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен пресс-тур оештырылды.
Матбугат туры кысаларында журналистлар урман янгыннарын сүндерү станциясенең җиһазлануын бәяләделәр, 2023 елгы янгын куркынычы сезонының үзенчәлекләре, урман янгыннарын кисәтү буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар турында белделәр.
Урман янгыннарын сүндерү үзәге директоры Айдар Гайфуллин хәбәр иткәнчә, урманда янгын куркынычсызлыгын «Урман хуҗалыгы» ДБУ составында II типтагы 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ составындагы 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм янгынга каршы инвентарь туплау өчен 14 пункт тәэмин итә. Урман янгыннары формированиеләренең саны – 455 кеше, җиһазланыш – 355 төрле техника.
Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, урман янгыннарына каршы көрәшкә юридик затларның көчләре һәм чаралары җәлеп ителергә мөмкин – бу 1602 кеше һәм 598 берәмлек техника һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе – 856 кеше һәм 774 берәмлек техника.
«Бу янгын сүндерү станциясендә 10 берәмлек техника бар, шул исәптән 3 янгын сүндерү автоцистернасы, шулай ук кирәкле янгын инвентаре һәм урман янгыннарын сүндерү өчен башка махсус җиһазлар. «Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы» нигезендә, әлеге станция хезмәт күрсәтә торган территория 318 мең гектар тәшкил итә», – дип хәбәр итте Айдар Гайфуллин.
«Быел урманнарда янгын куркынычы сезоны 1 апрельдә ачылды. Бу узган ел белән чагыштырганда 24 көнгә иртәрәк, – дип өстәде ул. – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, 5 апрельгә 90 термик нокта теркәлгән, шуларның 85е – башка категориядәге, шул исәптән урман фонды белән чиктәш, җирләрдә янгын чыгу очракларын раслаган. Узган елның шул ук көненә 8 термик нокта һәм 2 янгын очрагы теркәлгән булган. Аерма шактый зур».
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстан Республикасында янгын куркынычы вәзгыятенә космик мониторинг алып барыла, ул 10 мең гектар мәйданны били. «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУнең төбәк диспетчерлык хезмәте тәүлек буе эшли.
«Шулай ук урман фондында авиация патруле дә каралган. Планлаштырылган очыш сәгатьләренең саны – 334, бу узган ел белән чагыштырганда 20% күбрәк. Моннан тыш, быел авиапатруль маршрутлары саны 3тән 4кә кадәр арттырылды, аларның гомуми озынлыгы 2290 километр тәшкил итә, – дип билгеләп үтте Айдар Гайфуллин. - Урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы да үткәрелә. Бу янгынга каршы минераллаштырылган полосалар салу, янгынга каршы юллар төзү, янгынга каршы тематикага мәгълүмат стендлары, аншлаглар һәм щитлар урнаштыру буенча каралган эшләр.
Матбугат туры ахырында урман янгыннарын сүндерү ысуллары һәм алымнары күрсәтелде. Журналистлар ранецлы янгын сүндергечне, янгын мотопомпаларын һ.б. куллану барышын күрә алдылар.