Бөгелмә урман хуҗалыгында базислы урман питомнигының мәктәп бүлекчәсендә яфраклы агач токымнарының сабакларын утырту эше төгәлләнгән. «Барлыгы 15 мең данә Гибрид-38 тирәк сабы утыртылды, – дип сөйләде «Бөгелмә урманчылыгы» ТР ДКУ урманнарны торгызу буенча инженеры Нурфия Ибраһимова. – Киләсе елда алар саклагыч урман утырту һәм Бөгелмә муниципаль районының торак пунктларын яшелләндерү өчен кулланылачак».
Аның сүзләренчә, бу атна ахырында стандарт утырту материалын казуга керешү һәм 2023 елгы урман культурасы сезонын ачу планлаштырыла.
Урман культуралары кампаниясе кысаларында Бөгелмә урманчылыгы территориясендә 86,5 гектар мәйданда – урманнарны торгызу һәм урман үстерү, 124 гектарда – урман культураларын тулыландыру, 410 гектарда урман культураларын агротехник карау буенча эшләр башкарылачак.