«Экология – традицияләрдә» республика экологик рәсемнәр конкурсына эшләр кабул ителә башлаган. Аны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештыра. Конкурсның төп максаты – балаларның һәм яшьләрнең игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына җәлеп итү, экологик һәм граждани-патриотик тәрбия чарасы буларак сәнгать иҗатының ролен арттыру.
Конкурста мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Конкурста катнашучының рәсеме конкурсның төп тематикасына һәм түбәндәге темаларга туры килергә тиеш: «Планетаның яшел киләчәге», «Туган якның тыюлык почмаклары», «Су дөньясы», «Йорт хайваннары».
Катнашу өчен иҗат эшләрен агымдагы елның 30 апреленә кадәр ТР Экология министрлыгының территориаль идарәләренә җибәрергә кирәк. Район сайлап алуыннан үткән эшләр 1-30 майда узачак республика этабына чыгачак. Җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Конкурс нигезләмәсе сылтама аша танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/respublikanskiy-konkurs-ekologicheskih-risunkov.htm.