Бүген Балтач шәһәр тибындагы поселокның администрация бинасында 2023 елда урман культуралары эшләрен башкаруга әзерлек һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, ТР «Арча урманчылыгы» ДКУ, ТР «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре һ.б. катнашты.
Төп доклад белән җитәкче-урманчы Шамил Хәйруллин чыгыш ясады. Ул урман культурасы техникасы һәм җиһазларының әзерлеге, урман фонды җирләрен патрульләү, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үтәү һәм урманнарда янгыннарга каршы пропаганда алып бару мәсьәләләренә тукталды.
Утырышка министр урынбасары Рәис Гомәров һәм башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов йомгак ясадылар.
Рәис Гомәров белгечләргә урман янгыннарының сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында халыкка мәгълүмат бирү эшен көчәйтергә кушты. «Статистик мәгълүматлар буенча, урман янгыннарының 90% сәбәбе – антропоген фактор, диде ул. – Шулай ук «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының максатчан индикаторларын башкару да мөһим».