«Урман һәм Кеше. Казан» VI региональ форумы ачылды

2013 елның 14 августы, чәршәмбе

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов һәм ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев белән бергә, үз территориясендә “Агач эшкәртү-2013” күргәзмәсе һәм урманчылар форумы ачылган Казан ярминкәсен Россия Федерациясе Индустрия һәм сәүдә министрлыгының Урман һәм җиңел индустрия департаментының Урман, целлюлоза-кәгазь һәм агач эшкәртү индустриясе башлыгы Вера Хмырова, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының Урман контроле һәм урманнарда янгын күзәтчелеге, Россия Федерациясе субъектларына тапшырылган вәкаләтләрнең үтәлешенә контроль идарәсе башлыгы Иван Валентик, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Александр Орнатский, Беларусь Республикасы Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Федор Лисица, Россия Урман үстерүчеләр җәмгыятү рәисе, Россия табигать фәннәре академиясе академигы Анатолий Писаренко һәм башка югары кунаклар карады.


Форум урман хуҗалыгы проблемаларына багышланганга күрә, ярминкәдә урманчылыкларның экспозицияләре оештырылды, агач әзерләү һәм урман янгыннары техникасы күрсәтелде.

“Урман һәм Кеше. Казан” форумын ачканда чыгыш ясап, Равил Моратов: “Республикада урман турындагы сүзләр декларация булып кына калмасын өчен күп нәрсәләр эшләнә. Урман хуҗалыгына зур финанс ресурслары салына”, – дип белдерде.

Быел форумда һәм күргәзмәдә Россиянең, Беларусьның 24 шәһәреннән 70тән артык фирма, шулай ук Германия, Испания, Италия, Кытай, Сербия, Тайвань, Франция, Швеция компанияләре вәкиллекләре катнаша, алар урман индустриясе һәм агач эшкәртү комплекслары өчен җиһазлар һәм технологияләр тәкъдим итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International