Тәтеш шәһәренең «Сказка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне «Урманнарның яшь сакчылары» мәктәпкәчә урманчылык сафларына багышлау тантанасы узды

2023 елның 7 апреле, җомга

Тәтеш шәһәренең катнаш төрдәге «Сказка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне  «Урманнарның яшь сакчылары» мәктәпкәчә урманчылык сафларына багышлау тантанасы узды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне «Тәтеш урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Юрий Малькин һәм баш бухгалтер Әлфия Хәлитова мәктәпкәчә урманчылыкка керүләре белән котладылар. Алар балаларга таныклыклар һәм яшел галстуклар  – «Урманнарның яшь сакчылары» берләшмәсенең символын тапшырдылар.

«Урман – безнең иң зур табигый байлыгыбыз. Безнең нинди һава сулавыбыз аңа бәйле. Моннан тыш, урман – бетмәслек хәзинә чыганагы, ул ашата, киендерә, җылыта һәм дәвалый, – дип билгеләп үтте Юрий Малькин. – Ләкин шул ук вакытта урман үзенә карата сакчыл мөнәсәбәт, кайгырту һәм яклау таләп итә.»

Тәтеш шәһәренең «Сказка» балалар бакчасында үсеп килүче буынга экологик белем һәм тәрбия бирү буенча системалы эш алып барыла. Тәрбиячеләр белән бергә балалар даими рәвештә «Хәтер бакчасы», «Урманны саклыйк», «Макулатура тапшыр – агачны коткар» һәм башка акцияләрдә катнашалар.

«Хәзерге вакытта без биш мәктәп урманчылыгы һәм бер мәктәпкәчә урманчылык эшенә күзәтчелек итәбез, – дип аңлатма бирде «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ җитәкчесе Ранил Рәхмәтуллин.  – Төрле лекцияләр, презентацияләр, мастер-класслар, конкурслар, акцияләр һәм башка чаралар үткәрәбез. Эш укучыларның экологик культурасын формалаштыру, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатларында башкарыла. Чөнки урманнарны саклау, яклау эше – безнең һәрберебезгә бәйле».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International