Бүген Болгар шәһәрендәге хакимият бинасында киңәшмә узды, анда 2022 елда «Болгар урманчылыгы» ДКУ һәм «Болгар урман хуҗалыгы» ДБУ эш нәтиҗәләре каралды һәм 2023 елның икенче кварталына өстенлекле бурычлар билгеләнде. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, район учреждениеләре, оешмалары белгечләре катнашты.
Киңәшмәдә доклад белән җитәкче-урманчы Дмитрий Зарифуллин чыгыш ясады. Ул узган ел башкарылган урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре, урман янгыннарын кисәтү һәм 2023 елгы урман культуралары кампаниясенә әзерлек чаралары турында сөйләде.
«Киләсе атнада урман культуралары сезонын ачарга планлаштырабыз, – дип хәбәр итте Дмитрий Зарифуллин. – Техника әзер, ягулык-майлау материаллары запасы формалаштырылды, стандарт утырту материалын казып алуга керештек. Язгы чәчүгә 500 килограмм төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы бар».
Утырышка министр урынбасары Рәис Гомәров һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин йомгак ясадылар.
Үзенең чыгышында Рәис Гомәров белгечләргә янгын куркынычы янаган вәзгыятьне мониторинглау, урман янгыннарына каршы пропаганда алып бару һ.б. белән бәйле берничә йөкләмә бирде. «Янгыннар һәм урман янгыннары турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирү өчен, янгын сүндерү көчләренең һәм чараларының тулы әзерлеген тәэмин итәргә кирәк», – дип ассызыклады ул.
Чара урман тармагының алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.