Бүген Кукмара муниципаль районының Лубян авылында һөнәри осталык буенча «Профессионаллар-2023» бөтенроссия чемпионатының төбәк этабында «Агач аударучы» компетенциясе буенча ярышлар тәмамланды. Исегезгә төшерәбез, «Профессионаллар» хәрәкәтенең төп максаты – Россия икътисадының төрле тармакларын кадрлар белән тәэмин итүгә ярдәм итү, бу «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә. Илкүләм проектлар Россиядә РФ Президенты Владимир Путин указы буенча гамәлгә ашырыла.
Ярышларда Лубян урман-техник көллиятенең 31 нче урман хуҗалыгы төркеме студентлары катнашты.
Ярышлар быелның 4-7 апрелендә узды. Конкурсантлар пычкы кайрау, бензин пычкысын сүтү һәм җыю, агач кисү, бүрәнәне катнаш ысул белән кисү, ботакларны кискәләү, агач материалларын экспертизалау, документация белән эшләү һәм медицина ярдәме күрсәтү буенча 8 биремне үтәделәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хөкемдарларның берсе буларак ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәре – мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Низамиев катнашты.
«Барлык конкурсантлар да югары дәрәҗәдәге теоретик белем һәм һөнәри осталык күрсәттеләр, – дип аңлатма бирде Айрат Низамиев. – Миңа мондый форматтагы конкурсларда катнашучыларны еш бәяләргә туры килә, шуңа күрә чагыштырырлык җирлек бар. Быел Россиядә «Профессионаллар» чемпионатын уздыру карары кабул ителүенә бик шатмын, балалар өчен бу һөнәрдә көч сынашу һәм үз мөмкинлекләренә ышанычны ныгыту өчен менә дигән мөмкинлек бу».
Ярышлар нәтиҗәләре буенча беренче урынны Амаль Мингалимов алды. Икенче урында – Ранил Хәйбуллин, өченчедә – Никита Федотов.
Белешмә өчен. Һөнәри осталык буенча «Профессионаллар-2023» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы Татарстан Республикасында 2023 елның 13 мартыннан 7 апреленә кадәр 298 компетенция буенча 82 мәйданчыкта узды. Ярышларда 1903 конкурсант катнашты, шуларның 1241 – көллиятләр һәм техникумнар студентлары һәм 662 – мәктәп укучылары.