Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 472 кг ылыслы орлык җыелган

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2023 елның 1 кварталында ылыслы токым орлыкларын әзерләүгә йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, бу эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында алып барыла.

Ел башыннан барлыгы 472 кг орлык әзерләнгән, шуларның 150 кг – чыршы, 317 кг – нарат һәм 5 кг – карагай. Орлыкларның күпчелеген республиканың Арча, Бөгелмә, Саба һәм Зеленодольск сынау урман хуҗалыклары белгечләре җыйган.

Барлык орлыклар да «Рослесозащита» ФБУ филиалы булган Татарстан Республикасы Урманнарны саклау үзәгендә тикшерелгән, аларның сыйфаты турында сертификатлар бирелгән.

«Татарстан Республикасында урман орлыклары чималының сыйфатына аерым игътибар бирелә, чөнки урманнарны торгызу эшләренең нәтиҗәлелеге  шуңа бәйле, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Быел май аенда 20 гектар мәйданда чәчү планлаштырыла. Бу максатлар өчен узган ел 15,3 тонна төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнгән, шул исәптән 520 килограммының нәселдәнлек сыйфатлары яхшыртылган».

Билгеләп үтик, орлык җыю «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. Быел ким дигәндә 11455 килограмм орлык әзерләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International